Бәйрәм көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш йомгаклары

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Бәйрәм көннәрендә, 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге юнәлешләр буенча контрольлек чаралары үткәрде:

- «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы сыеклыклар, шул исәптән элек мондый фактлар ачыкланган адреслар буенча да, сату фактларын ачыклау һәм булдырмау;

- төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә хәмер сату очракларын ачыклау;

- лицензиясез эшчәнлекне һәм маркировкаланмаган продукция әйләнешен ачыклау һәм булдырмау;

- яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында QR-кодларның һәм «битлек» режимын гамәлдә булу режимын бозуларны ачыклау.

Чаралар кысаларында 37 тәртип бозу очрагы ачыкланды:

- Лицензиясез эшчәнлекнең 5 очрагы (Казан (3), Әлки, Азнакай районнары);

- Документларсыз гына алкогольле продукция әйләнешенең 6 очрагы (Казан (3), Нурлат, Түбән Кама, Буа районнары);

- БДАМСта (Казан, Нурлат, Буа районнары) алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен бозуның 3 факты;

- Алкогольле продукция, шул исәптән сыра сату урыннарын, шартларын һәм вакытын сакламау очракларының 9сы (Казан (3), Әлмәт (2), Питрәч, Мөслим, Бөгелмә, Лениногорск районнары);

- Көмешкә сатуның 1 очрагы (Аксубай районы);

- Яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукция (сыра) сатуның 1 факты (Буа районы);

- Маркаларсыз алкогольле продукция әйләнешенең 2 очрагы (Казан, Яшел Үзән районы);

- ССЖ сатуның 2 очрагы (Әлмәт, Баулы районнары);

- 8 очрак «битлек» режимын бозу яки QR-код режимын бозу (Казан, Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче, Питрәч, Яшел Үзән, Чүпрәле районнары).

Барлыгы 617,91 л күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан алынды:

- алкогольле продукция – 48,55 л;

- сыра-549,36 л;

- ССЖ – 19,5 л;

- көмешкә-0,5 л.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International