Административ хокук бозу билгеләре буенча

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече белән берлектә, контрольлек чаралары барышында гражданин тарафыннан спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды һәм аңа чик куелды. Барлыгы 3,5 литр продукция хуҗасыннан алынды. Әлеге факт буенча Аксубайлының гамәлләрендә РФ КоАП 14.17 ст.1 өлешендә каралган хокук бозу билгеләре карала. Тикшерү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International