Балтач районының Кече Лызи авылында гражданнар кабул ителде

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районының Кече Лызи авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Очрашу гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, көндәлек тормышта, үз хокукларын яклауның дөрес ысулларын үзләштереп, кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре яклануын күрсәтү максатыннан үткәрелде.

Халык белән очрашу вакытында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга тцпле рәвештә аңлатмалар бирелде. Аннары очрашу әңгәмә формасында узды, анда актив рәвештә сораулар каралды. Сатучы белән кулланучы арасында килеп туган конкрет бәхәсле хәлләр һәм аларны хәл итү ысуллары каралды.

Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Халык юридик яктан белемле булсын өчен, территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International