Кулланучыларның күбесе үз тәҗрибәсендә инде кулланучылар хокукларын яклаучы законның барлыкка килүен яки закон нигезендә үз кулланучылар хокукларын яклау механизмын белү зарурлыгына инандылар.
2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Наласа урта мәктәбе укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча «Кулланучылар хокукы сәгате» үткәрде.
Дәрес барышында укучылар кулланучылар Законының нинди хокукларга ия булуы, товарларның, хезмәт күрсәтүләрнең һәм эшләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында да мәгълүмат алдылар. Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары да җиткерелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгы уңаеннан шулай ук законнарны булдыру һәм кулланучылар хәрәкәте тарихы да җиткерелде.
Чара барышында территориаль органның адреслары һәм элемтә өчен телефон номерлары булган мәгълүмати-белешмә материаллар, буклетлар таратылды.