Халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 2022 елның 17 гыйнварында гражданнарга консультация бирү чарасы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм КФҮнең Әтнә районы филиалына килүчеләр катнашты.
Чара барышында 10 гражданга консультация бирелде. Гражданнарга куллану законнары нигезләре, претензияләр бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Чара барышында шулай ук әңгәмә дәвамында килеп туган сораулар буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.