Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Никольское авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында, кире кайтарылырга яки алмашырга тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International