Гражданнарның сораулары каралды

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Кайчагында, намуссыз сатучылар, күбрәк табыш эзләп, аңлы рәвештә түбән сыйфатлы товар сатырга яки хезмәт күрсәтү стандартларын тупас бозу белән хезмәт күрсәтергә тырыша. Юридик белеме булмаган күп кенә гражданнар намуссыз сатучыны алдау корбаны булу турында хәтта шикләнмәскә дә мөмкин. Сатучылар ягыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш, әмма һәркем, гамәлдәге законнарның барлык нечкәлекләрен белү һәм тәҗрибә булмау сәбәпле, әлеге хокуктан рациональ файдалана алмый.

Гражданнарны мондый хәлләрдән саклау өчен Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шәкше авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашында узды.

Гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы түбәндәге мәсьәләләр каралды:

* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә контрольне нинди норматив актлар регламентлый;

* кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кем контрольлек итә;

• сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очраклары;

* сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрүнең сроклары һәм кагыйдәләре;

* кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары;

* товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары;

Кызыксынган барлык гражданнар да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләреннән кулланучы хокукларын ничек якларга дигән сорауга тулы аңлатмалар һәм кыйммәтле киңәшләр ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International