Халык сыйфатсыз товарлар сатып алу мәсьәләләре белән кызыксынды

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮндә гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде. Консультация пункты эше барышында гражданнарга товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге законнар нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде. Халык сыйфатсыз товарлар сатып алу мәсьәләләре белән кызыксынды. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законы нигезендә аларның хокуклары аңлатылды. Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен барлык катнашучыларга да «Кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International