Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүмат бирү, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында таләпләр аңлатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International