Табыш алу өчен законны бозу?

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә шәхси эшмәкәр тарафыннан, спиртлы эчемлекләрне сату чикләнгән вакыттта алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды. Законнарны бозуга бәйле рәвештә, РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материалы карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән егерме меңнән кырык мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Бу вакытта сатучы буларак эшләгән эшмәкәр контрольлек итүче орган хезмәткәрләре килүеннән канәгатьсезлек белдерде һәм аңа законны бозарга туры килүенә зарланды, чөнки бина өчен аренда түләргә кирәк икән.

Исегезгә төшерәбез, декабрь ахырында әлеге эшкуарга «юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы зат (шәхси эшмәкәр) тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату» РФ КоАП 14.17.1 ст.2 өлеше буенча беркетмә төзелгән иде инде, ул алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International