Кулланучылар хокуклары сагында

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча районында яшәүче бер хатын-кыз башкаручының эшне башкару срогын бозу турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. 2021 елның 6 декабрендә кулланучы күзлек ясарга заказ бирә, анда эшләү вакыты 21 көн дип күрсәтелгән була. Айдан артык вакыт узса да, заказ вакытында үтәлмәгән.

Бүлек белгече тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып консультация бирелде һәм башкаручыга претензия хаты проектын төзүдә ярдәм күрсәтелде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 28 статьясы нигезендә, кулланучы эшне башкару срокларын бозганда түбәндәге таләпләрне куярга хокуклы:

• башкаручыга яңа срок билгеләргә;

• эшне башкаруны өченче затларга йөкләргә;

• эшне башкарган өчен бәяне киметүне;

• эшне башкару турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга.

Гражданин шулай ук эшне башкару срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Югалтулар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда түләнә.

Үткәрелгән претензион характердагы чаралар һәм башкаручы белән аңлату әңгәмәсе үткәрү нәтиҗәсендә кулланучыга биш көн эчендә күзлекне әзерләп бирделәр һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29 ст.5 п. нигезендә эш башкаручы тарафыннан эш башкару бәясенең өч проценты күләмендә срогы чыккан һәр көн өчен неустойка түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International