Югары Кондрата авыл җирлегендә чара үткәрелде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Югары Кондрата авылында башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Семинар-укулар авыл җирлеге башлыгы катнашында үтте. Чара алдан килештерелгән иде, шуңа күрә башкарма комитет белгечләре алдан ук мөстәкыйль рәвештә җавап таба алмаган берничә сорау әзерләгән иде.

Семинар барышында катнашучыларга товарларны тиешле дәрәҗәдәге һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибен, шулай ук сатучының алдан түләнгән товарның кулланучыга тапшыру вакытын бозу нәтиҗәләрен аңлаттылар. Моннан тыш, онлайн-кибетләрдән сатып алынган сыйфатлы товарларны кире кайтару буенча законнарның кайбер нечкәлекләре каралды.

Танышу өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасының номерлары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International