Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Химиклар ур., 44 адресы буенча турыдан-туры спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән 26 данә «фанфурик» алынган, барлыгы 2,584 л күләмендә спиртлы сыекча. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.
Эш материаллары карап тикшерү өчен Түбән Кама шәһәр судына җибәреләчәк. Шулай ук Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенә гражданнарның законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында хат юлланган, ул тыелган продукцияне сатып үзенчәлекле өстәмә акча эшләргә теләгән.