Кукмара муниципаль районы Ядегәр урта мәктәбе укучылары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, белемнәрне тулыландыру максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклау законнары нигезләре буенча дистанцион дәрес үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 30 еллыгы уңаеннан законнар һәм кулланучылар хәрәкәте тарихы турында мәгълүмат җиткерелде. Укучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында законнарда беркетелгән кулланучыларның төп хокуклары аңлатылды. Әлеге чара барышында укучылар рациональ куллану тәртибен формалаштырырга һәм кулланучы хокукларын якларга өйрәнделәр.
Укучылар бирелгән мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр һәм дәрес ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Территориаль органның суд практикасыннан мөрәҗәгатьләрнең аерым моментлары каралды. Чара актив әңгәмә формасында үтте.