Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат районында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклады.
Шулай итеп, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез булган контроль чаралары үткәрү барышында Андреевка авылының сәүдә объектында сәгать 10га кадәр алкогольле продукция сатуны ачыкладылар. Кибеттә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъект алкогольле продукция сату буенча чикләүләрне үтәмәгән һәм шул рәвешле «этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясын бозган.
Шул ук көнне, гражданинның Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Елаур авылы кибетенә чыгу үткәрелде. Контроль чаралар барышында сыра сатуда закон бозу очраклары ачыкланды. Кибеттә яраклылык вакыты чыккан 0,45 л сыешлы 2 шешә сыра сатылуы ачыкланган. Гамәлдәге законнар нигезендә әлеге продукция тартып алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерүләр алып барыла.