Тәтеш районында узган ведомствоара комиссия утырышында 2021 ел нәтиҗәләре буенча алкоголь базарындагы хәл турында фикер алыштылар

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә Тәтеш районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

МВК эшендә комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, контрольлек итүче органнар вәкилләре, шулай ук федераль һәм җирле сәүдә челтәрләре, «Белый Кремль» сыра кайнату заводы вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышы барышында районның алкоголь базары торышы мәсьәләләре каралды, 2021 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча хәл анализланды. Республикада җитештерелгән, шул исәптән районның аерым авыл җирлекләрендә дә, алкогольле продукция сатуның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Эшмәкәрләргә сатучыларның алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәвен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр бирелде, районның алкоголь базарында күрсәткечләрне яхшыртуга ярдәм итүче бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International