Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Дәрес башында Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, республиканың кулланучылар базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең роле турында сөйләштеләр. Аннан соң укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга чакырдылар.
Теманы дәвам итеп, мәктәп укучыларына быел җәмәгатьчелек тарафыннан билгеләп үтелә торган әһәмиятле дата – «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләре сагында торган федераль закон кабул ителүгә 30 ел тулу турында сөйләделәр.
Аннары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» РФ Федераль законының, шулай ук «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нигезләмәләре каралды.
Укучыларның берсе соравы буенча хәзерге вакытта товарларны дистанцион сатуның актуаль ысулы, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару очрагында бәхәсле ситуацияләр турында җентекләп фикер алыштылар.
Танышу өчен укучыларга «Вестник потребителя Татарстан» газетасы номерлары, төрле буклетлар тапшырылды. Чара барышында бүлек компетенциясе кысаларында катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.