Кулланучы, үз хокукларыңны бел!

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең һәркайсыбыз кулланучылар базарында катнаша. Без барыбыз да товарларны сатып алабыз, көнкүреш хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать транспортыннан, коммуналь һәм медицина хезмәтләреннән файдаланабыз.

Сатучы яки подрядчы оешма тарафыннан тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләр һәрвакытта да югары сыйфат стандартларына туры килми. Кулланучы хокукларын яклау таләп ителгән очраклар күп – яраклылык вакыты чыккан азык-төлек сатып алу, көнкүреш техникасы белән тәэмин итү срокларын бозу, җиһаз җыюда хата, сәламәтлек өчен зыян салган медицина хезмәтләре, кунакханәдә яшәү шартлары туристлык юлламасына туры килми торган, төзелеш-ремонт эшләрен вакытында тәмамламау һәм башка бик күп нәрсәләр очрый.

Соңгы вакытта Россиядә кулланучылар хокукларын яклау, халыкка сатыла һәм тәкъдим ителә торган халык кулланышы товарлары сыйфатына карата таләпчәнлекне арттыру, кулланучылар базары предприятиеләренең һәм сатып алучыларга сәүдә хезмәте күрсәтүне оештырган өчен җаваплылыгын арттыру максатыннан чыгып, норматив актлар пакеты кабул ителде.

27.01.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан базарларда һәм сәүдә предприятиеләрендә дежур торулар һәм семинарлар үткәрелде.

Сатучылар һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре буенча консультацияләр бирелде.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, претензияләрне карау тәртибе һәм вакытлары аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләренә кагылып үтелде, эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә куллану тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International