«2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 Подпрограммасын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде. Чаралар барышында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау турында законнар, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» РФ Федераль законы, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон аңлатылды.
Тәкъдим ителгән мәгълүмат белән беррәттән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында куелган сорауларга да тулы җаваплар бирелде.
Чарада катнашучыларны тиешле сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру һәм кире кайтару тәртибе, тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акча чараларын кире кайтару сроклары, техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары, дистанцион сату кызыксындырды.
Алынган белемнәрне көндәлек тормышта өйрәнү һәм куллану өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм буклетлар тапшырылды.