28.01.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Киселева О. В.ның «Трубка мира» кибетендә семинар үткәрде.
Чара барышында сатучыга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләре өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Катнашучыларга 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, «Гражданнарның сәламәтлегенә, әйләнә-тирәгә тәмәке төтене йогынтысыннан, тәмәке һәм никотинлы продукция куллану нәтиҗәләреннән саклау турында» 23.02.2013 елның 15-ФЗ номерлы Федераль закон, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре хакында аңлатма бирелде.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.
Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау һәм аларны судка кадәр тәртиптә хәл итү мәсьәләләре кузгатылды.
Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.