2022 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Әтнә районы Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8,9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәп укытучылары катнашында дистанцион дәрес үткәрде.
Балалар, беренче чиратта, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокуклары белән, шул исәптән сыйфатсыз товар сатып алган очракта яки хезмәт күрсәтүне башкаручыга нинди таләпләр куела алуы, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) нәтиҗәсендә, тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру кагыйдәләре һәм башкалар белән таныштылар. «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде. Территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, элемтә өчен мәгълүматлар әйтелде.
Класстан тыш дәрестән соң сорау-җавап формасында викторина үткәрелде. Балалар җавапларны үз вариантларына нигезләп аңлаттылар, ялгышсалар, законнар нигезендә аңлатып, дөрес җавап алдылар.
Чараны үткәрү укучыларның кулланучылар белемен арттыру мәсьәләләренә карата зур кызыксынуын күрсәтте. Чарада катнашучылар алган файдалы белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.