Алынган белемнәре үз хокукларын якларга ярдәм итәчәк

2022 елның 4 феврале, җомга

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 30 еллыгы кысаларында, 2022 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче мәктәбе укучылары һәм педагоглар составы белән чара үткәрде.

Көн саен теге яки бу хезмәтләрне сатып алганда, без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсү сәбәпле, сату-алуның дистанцион алымнары популярлаша бара, шуңа күрә һәрвакытта да товарның сыйфатын, рекламада яки җитештерүче (сатучы) сайтында күрсәтелгән таләпләргә туры килүен тикшереп булмый. Һәм бу күренеш белән бүгенге укучыларга инде иртәгә үк очрашырга туры киләчәк.

Гражданнарның хокукый яктан хәбәрдар булуы - җитештерүче (сатучы) тарафыннан үз өстенә алган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуның төп механизмы.

Алынган белемнәр сыйфатсыз продукция (хезмәт күрсәтүләр) сатып алган очракта, үз хокукларын якларга, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нормаларын практикада кулланырга ярдәм итә, бу ахыр чиктә җәмгыятьтә кулланучылар культурасын үстерүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International