«Казан» Агросәнәгать паркында профилактик чаралар үткәрелде

2022 елның 4 феврале, җомга

Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау - теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Казан» Агросәнәгать паркында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрде.

Белгечләрнең консультацияләре - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урынында оператив хәл итү бурычын күз уңында тота.

Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында түбәндәге мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законыны, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында, аңа шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары.

Чара мәгълүмати материаллар: актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар тарату белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International