2022 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бест-прайс» ҖЧҖнең «Фикс прайс» сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның юбилеена багышланган акция-викторина үткәрде.
Сәүдә объектына килүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатучыга претензияләр кую тәртибе, сатучының таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, кулланучыларны алдауның киң таралган ысуллары, суд яклавы тәртибе турындагы актуаль сорауларга кыйммәтле киңәшләр һәм җаваплар алу мөмкинлеге тудырылды. Кулланучылар үзләренең хокукларын яклау турында законнарны белү буенча викторинада катнаштылар һәм «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы логотибы төшерелгән кызыксындыру бүләкләре алдылар.
Әңгәмә барышында бүлек хезмәткәрләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге законның төп нормалары турында сөйләделәр, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эше турында да искәртелде: мәгълүматны теркәү һәм урнаштыру тәртибе, расланган гаризалар өчен матди бүләкләү системасы аңлатылды.
Чара информацион-агарту буклетлары һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар тарату белән үрелеп барды. Чарада катнашучыларның барысы да хезмәткәрләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алган белемнәре өчен рәхмәтле булды.
Исегезгә төшерәбез, бүлек хезмәткәрләре белән турыдан-туры аралашырга һәм бүлек компетенциясенә керүче сораулар буенча кирәкле консультацияне сез түбәндәге адрес буенча ала аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт, тел.: 8(843) 66 3-28-93.