Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, Мөслим муниципаль районы кибетләренең берсендә БДАМС кулланмыйча һәм товар-транспорт накладнойлары (товар-транспорт накладнойлары, ярашлылык турында декларацияләр) кулланмыйча гына алкогольле продукция (сыра) сату факты билгеләнде. Барлыгы 381,67 литр сыра һәм сыра эчемлекләре хуҗаларыннан тартып алынды. Ачыкланган хокук бозулар буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.6 ст.2 өлеше, 14.19 ст. буенча административ тикшерү үткәрелә.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуга шикаять белән дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать иткән гариза авторына 3000 сум күләмендә матди бүләк биреләчәк.