2022 елның 8 февралендә, халыкның хокукый белемен күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзшн территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алсу Хөснетдинова һәм консультант Венера Өметбаева Яшел Үзән шәһәренең КФҮндә консультация өстәле оештырдылар. Гражданнарга товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге законнар нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, куллану законнары нигезләре, претензияләр бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законы нигезендә аларның хокуклары аңлатылды.
Райондагы хәл турында халык фикерен өйрәнү максатыннан, чара барышында катнашучылар арасында кулланучылар хокукларын яклау темасына анкета үткәрелде. Тутыру өчен тәкъдим ителгән анкетада өйрәнелә торган проблема буенча һәр кешенең фикерен алуга юнәлтелгән сораулар тәкъдим ителде.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы урнаштырылды.