Кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары белән дистанцион рәвештә сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Чараны үткәрүнең төп максаты - укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның барлыкка килү тарихы, шулай ук безнең дәүләттә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын күрсәтү, конфликтлы хәлләр килеп туган очракта дөрес карар кабул итүгә өйрәтү.

Укучылар игътибарына «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча үткәрелә торган Олимпиада, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, элемтә өчен мәгълүматлар әйтелде.

Класстан тыш дәрестән соң зур булмаган викторина үткәрелде. Очрашу актив әңгәмә формасында узды. Укучылардан килгән сорауларның күбесе Интернет аша сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучы хокуклары белән бәйле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International