Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә алкогольле продукция әйләнешен дәүләти җайга салу, аерым алганда, закон нигезендә билгеләнгән чикләүләр сәгатьләрендә сыра сатып закон бозу фактын ачыклады.
Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан гаепле затка карата РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылачак, аның нәтиҗәсендә юридик затлар өчен йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен егермедән кырык мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәза каралган.