КФҮтә чистайлылар өчен консультация өстәле оештырылды

2022 елның 11 феврале, җомга

РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 28 августындагы 1837-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2030 елга кадәр чорга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре потенциалын куллану тәҗрибәсен киңәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистайның күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация оештырды.

Быел «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына 30 ел тулу уңаеннан, кулланучылар өчен барлык мәгълүмати материал да шушы темага багышланган иде. Хәзерге вакытта кулланучылар хокукларын яклау турында Россия хокукый системасында мөһим роль уйный. Безнең республикада моннан 10 ел элек «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү» программасы кабул ителде һәм үзен яхшы яктан күрсәтте.

Программаны үтәү йөзеннән КФҮгә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

Аерым алганда, кулланучыларның берсенә куелган пластик тәрәзәләрдә җитешсезлекләрне ачыклау аркасында килеп чыккан бәхәсле мәсьәләне хәл итү тәртибе аңлатылды. Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29 һәм 30 статьялары нигезендә киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International