Балтач муниципаль районында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган күргәзмә-презентация булып узды.
Чараның төп идеясе - җирле предприятиеләргә үз продукцияләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Аның нәтиҗәсе булып җирле җитештерүчеләрнең товарларына ихтыяҗ арту һәм бизнес-климатны яхшырту булырга тиеш.
Халыкка һәм кунакларга азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның бай ассортименты тәкъдим ителде. «Икмәк» җитештерү берләшмәсе икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, казылык һәм ит продуктлары, бастурма, ысланган ит, ысланган кош ите, ысланган балык, татлы газлы су тәкъдим итте. А. Н. Сәмигуллин КФХ бал һәм умартачылык продукциясенең киң ассортиментын күрсәтте. Закиров Р.З. крестьян-фермер хуҗалыгы ит продукциясе, төрле казылыклар тәкъдим итте, аларның тәме Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә яхшы танытылган. «Җәмәгать туклануы» проекты торт, өчпочмак, төрле эчлекле пироглар, татар чәк-чәге белән шатландырды. «Арча» ҖЧҖ сырның төрле сортларына дегустация үткәрде. Шулай ук атланмай һәм эремчек тә бар иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре әлеге чара барышында җирле продукциянең барлык өстенлекләрен – чималның натуральлеген, сыйфатын аңлатты. Чара ахырында тиешле буклетлар таратылды.