2022 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Лаеш муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча халыкның хокукый аң-белемнәрен күтәрү һәм халыкка мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрелде.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату Кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.
Дежур тору барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүматларның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.
Хезмәткәрләр социаль әһәмиятле товарлар мониторингын да читләтеп узмадылар - базар конъюнктурасы үзгәрешен күзәтү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.
Тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментының киң булуы гына түгел, бәяләрнең торыклылыгы да мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләргә кагыла.
Өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.