2022 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Екатериновка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыкканчы да, гарантия срогы чыккач та, товарны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфаттагы товарлар турында сораулар кызыксындырды.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында файдалы мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды.
Шулай ук күчмә чара кысаларында әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрелде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.
Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.