Алкогольне законсыз сату факты ачыкланды

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 литр күләмендә спиртлы сыекчаны законсыз сату факты ачыкланды. Полицейскийлар законсыз хәмер сатуны документлаштырды. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Зәйдә яшәүче бу ханымга РФ КоАПның «Физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату» турындагы 14.17.1 маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Алынган алкоголь үрнәкләре ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәүне тикшерү һәм кулланучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау-янамавын билгеләүгә юнәлтеләчәк. Әгәр экспертиза сыеклыкның ГОСТ таләпләренә туры килмәвен ачыкланса, гражданкага штраф түләргә туры киләчәк, аның турында карарны Зәй шәһәр суды кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International