Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе районында мәктәп укучылары белән дәрес үткәрде.
Дәрес «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы, сыйфатсыз хезмәт алынган очракта акчаны кире кайтару статьяларын яктырту сорауларына җаваплар белән төзелде. Әлеге тема укучыларны кызыксындырганлыгы ачыкланды.
Семинар барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар («Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, 31.12.2020 елның 2463 номерлы «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре» һәм башка норматив-хокукый актлар), шулай ук кулланучыларның төп хокуклары һәм үз хокукларын яклау механизмы аңлатылды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, аерым алганда, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Казан территориаль органының функцияләре һәм бурычлары турында мәгълүмат бирелде.