Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәгендә булдылар, анда «АРТ-Галерея. Казан» күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә рәссамнар, скульпторлар һәм гамәли сәнгать осталары – төрле стильләрдә һәм юнәлешләрдә эшләүче замандашларыбыз иҗат иткән сынлы сәнгать, скульптура һәм сәнгать һөнәрләре әйберләре тәкъдим ителә. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге экспозициясе дә тәкъдим ителде.
«АРТ-Галерея. Казан» күргәзмәсе - шәһәрнең мәдәни тормышында, сәнгать өлкәсендә киң колачлы вакыйга, аның ярдәмендә яңа идеяләр, проектлар һәм, нәтиҗә буларак, яңа эшләр барлыкка килә.
Кизү тору барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар законнары нигезләре, претензия бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һ.б. сораулар аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.