Чаралар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы маддәләрен яктыртуга юнәлдерелгән

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәктәпләре укучылары белән чаралар үткәрде.

Чаралар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының маддәләрен, кулланучылар культурасының үзенчәлекләрен яктыртуга юнәлдерелгән иде, чөнки һәр көн, сатып алганда яки хезмәт күрсәткәндә – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз.

Танышу өчен укучыларга сатучыга (башкаручыга) претензияне ничек рәсмиләштерергә икәнлеге турында, кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле төп сроклар, көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату, банк хезмәтләре күрсәтү, шулай ук кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклау механизмы турында белешмәлекләр тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе турында, аерым алганда, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Казан территориаль органының функцияләре турында кыскача мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International