Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара (фикер алышу) үткәрү турында хәбәр итә.
Чараның исеме: ачык чара.
Чараның темасы: "Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре".
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2022 елның 14 мартында 8 сәгать 30 минутта.
Чараны үткәрү урыны: Тәтеш район мәдәният йорты (Тәтеш шәһәре, Малкин ур., 43 йорт).
Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә.
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.
Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 10.03.2022 гә кадәр электрон адреска юлларга кирәк: Elena.Sazonova@tatar.ru
Мәгълүматны 8 (843) 73 2-62-80 телефоны буенча ачыкларга була.