«Вьетнам» күпләп-ваклап сату сәүдә комплексында кизү тору турында мәгълүмат

2022 елның 25 феврале, җомга

2012 елның 25 февралендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, «Вьетнам» сәүдә комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарның үсеш һәм координацияләү бүлеге белгечләре, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар һәм сатучыларга консультацияләр үткәрде.

Кизү тору вакытында гражданнар түбзндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

* азык-төлек булмаган товарларда җитешсезлек ачыкланган очракта нишләргә?;

* үлчәме буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга?;

* товарлар сатып алганда мәҗбүри һәм кирәкле мәгълүматка карата таләпләр;

• һәм башкалар.

Сатып алучылар еш кына, күләме, фасоны, төсе буенча туры килмәгән товарны алыштыру яки кире кайтару өчен, сатучыга әйләнеп кайта. Эшмәкәрләр һәм сатучылар бу хәлгә төрлечә карыйлар. Таләпләрне үтәүдән законсыз баш тарту очракларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезләмәләрен аңлатырга туры килә. Кулланучы ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме, яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта сатучыдан шундый ук товарга алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта товар эксплуатациядә булырга тиеш түгел, аның төре, куллану сыйфаты, фабрика биркалары һәм ярлыклары сакланган булырга тиеш.

Сатып алучының, мөрәҗәгать иткән вакытка, сатучыда кирәкле товары булмаса, кулланучының акчасын сатып алучы товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә кире кайтару мәсьәләсен хәл итә.

Барлык мәсьәләләр буенча да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре аңлатмалар бирде.

Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International