Теләче урта мәктәбендә класстан тыш дәрес үткәрелде

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 25 февралендә Теләче районы «Теләче урта мәктәбе» МББУнда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова тарафыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыккан низаглы хәлләрне чишү тәртибе, сыйфатсыз товарларга таләпләр кую сроклары, товарларны дистанцион сатып алу, мондый сатып алуларның плюслары һәм минуслары турында аңлатылды.

Чаралар үткәргәндә «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International