2022 елның 21 февралендә Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында 2021 ел йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Гомумән алганда, районда лицензияләнгән сәүдә объектларының саны 2 берәмлеккә арткан. 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда алкогольле продукцияне ваклап сату күләме 2% ка, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату күләме 1% ка арткан.
Халыкны сыйфатлы легаль хәмер белән тәэмин итү мәсьәләсе даими контрольдә тора. Алкогольле продукцияне сатучы легаль сәүдә объектларының булмавы аның легаль булмаган әйләнеше таралуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә районда бүгенге көндә дөрес итеп сәүдә итүне оештыру актуаль булып кала бирә, өстәвенә, районда 2021 елда суррогат белән агулануның 6 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2021 елда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатыннан 30дан артык чара үткәрде, нәтиҗәдә, АПП һәм ССЖ әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга юл куйган 30 хуҗалык итүче субъектның – 2 факт, яраклылык вакыты чыккан очракта – 5 факт, декларацияләү тәртибен бозу буенча – 12 факт, АП һәм БДАМС әйләнешен тиешенчә исәпкә алу өлкәсендә – 6 факт һ. б. ачыкланган.
Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларның барлык реаль фактлары турында хәбәр итәргә, яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.