Лаеш муниципаль районында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия 2021 елда башкарылган эшкә йомгак ясады

2022 елның 18 феврале, җомга

2022 елның 17 февралендә Лаеш муниципаль районы администрациясендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Утырышта комиссия әгъзаларыннан тыш алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре дә катнашты.

2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда районда алкогольле продукцияне ваклап сату күләме 6% ка арткан. Сыра һәм сыра эчемлекләрен сату күләме шактый арткан – 14% ка яки 39,8 мең далга.

Районда дүрт авыл җирлегендә лицензияле сәүдә объектлары юк, шуңа бәйле рәвештә, Башкарма комитетка әлеге җирлекләрне күчмә сәүдәне оештыру юлы белән сыйфатлы продукция белән тәэмин итү буенча күп тапкырлар тулы чаралар күрергә тәкъдим ителде. Әмма, мәсьәлә әлегәчә ачык калды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2021 елда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатыннан 40тан артык чара үткәрде, нәтиҗәдә, алкоголь продукциясе һәм ССЖ әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга юл куйган 30 хуҗалык итүче субъект ачыкланды, АПС документларсыз сатуның – 3 факты; декларацияләр тапшырмау буенча – 9 факт; АПС (БДАМС) әйләнешен тиешенчә исәпкә алмауның – 10 факты. 834 тонна продукция законсыз әйләнештән алынган.

Шуңа да карамастан, 2021 елда ваклап сату базарын анализлау нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында, эре шәһәрләрдән тыш, призлы урын алды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсендә Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларның барлык реаль фактлары турында хәбәр итәргә, яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International