2021 елда Питрәч муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча Ведомствоара комиссия эшенә йомгак ясалды

2022 елның 25 феврале, җомга

2022 елның 24 февралендә Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Эшче төркем утырышы барышында 2021 елга нәтиҗәләр ясалды, проблемалы моментлар каралды. 2021 елда алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13% ка, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату 21% ка, ягъни 52,9 мең далга арткан.

Эшмәкәрләр белән профилактик эш алып барылуга карамастан, лицензияле сәүдә объектлары булмаган торак пунктларга барып сәүдә итүне яхшы оештыруга да карамастан, алкоголь продукциясен сату өлкәсендә хокук бозулар табылып тора. Шулай итеп, 2021 елда яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукция (11 очрак), документларсыз (1 факт), БДАМСта тиешенчә исәпкә алынмаган (8 очрак), декларацияләү тәртибен бозу (11 очрак) кебек хокук бозуларга юл куйган 30дан артык хуҗалык итүче субъект ачыкланган. Моннан тыш, Питрәч районы полиция бүлегеннән шәхси хуҗалыклардан спиртлы сыеклыклар сату факты буенча 4 материал алынды.

26 литрдан артык алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

Кызганычка каршы, алкогольле продукцияне кулланудан агуланулар да булмады түгел. Хәзерге вакытта һәр фактка җентекле анализ ясала.

Комиссия эше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларның барлык реаль фактлары турында хәбәр итәргә, яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International