Балык Бистәсе районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 елның 16 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында 2021 ел йомгаклары буенча этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре, Балык Бистәсе районы прокуроры урынбасары, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары һәм районны алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында комиссия әгъзалары алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдереп үткәрелгән чаралар, халыкны сыйфатлы легаль хәмер белән тәэмин итү, профилактик чаралар үткәрү һ. б. турында мәгълүмат җиткерде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020-2021 елларда районда алкоголь продукциясе белән агулануның, үлем очрагының бер генә факты да теркәлмәгән. Беренче чиратта, моңа район Башкарма комитеты тарафыннан дөрес оештырылган, лицензияле сәүдә объектлары булмаган ерак торак пунктларга чыгып сәүдә итү, МВК әгъзалары тарафыннан үткәрелә торган профилактик эш ярдәм итте.

Комиссия утырышы барышында халык арасында алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуга карата түземсезлек мөнәсәбәтен формалаштыру мәсьәләсе каралды һәм бу ресурсны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшендә гражданнарның активлыгын арттыру өчен районның барлык хезмәтләре тарафыннан файдаланырга тәкъдим ителде.

Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты эше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International