Әлки муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы булды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

2022 елның 28 февралендә Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Чара башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов яңа кабул ителгән хезмәткәрне тәкъдим итте.

Шуннан соң чара гадәти режимда узды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча башка муниципаль берәмлекләр арасында рейтингта районның алкоголь базарындагы тискәре позицияләр турында фикер алыштылар һәм хәлне яхшырту юллары билгеләнде.

Район башлыгы А.Ф. Никишин комиссия әгъзаларына алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиянең гамәлдә булуын туктаткан сәүдә объектларының эшчәнлеген яңарту буенча эш алып барырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International