Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып бара.
2012 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Ш.Р. Хәбибуллинның «Ашытбаш» сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен аңлату эшләре үткәрде. Әлеге сәүдә объектында азык-төлек товарлары да, көндәлек кирәк-яраклар да (көнкүреш химиясе, кием-салым, аяк киеме, савыт-саба) сатыла.
Аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирү, сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган кирәкле озату документларының булуы турында конкрет аңлатмалар бирелде. Сатучыларның игътибары азык-төлек саклауның температура режимын үтәүгә юнәлтелде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.