Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама сәүдә үзәкләренең берсендә урынны арендага алган шәхси эшмәкәрдә, контрольлек буенча чара үткәргәндә, 26 флакон спиртлы сыекча табып алдылар, аларны сатучы үз теләге белән биргән.
Төрле сәнәгать товарларының әлеге бүлеге асоциаль элементларны җәлеп итү урынына әверелгән, аларны биредә киштәләр астыннан «фанфуриклар» сату факты кызыксындыра. Сатып алучылар аларны сәүдә үзәге янәшәсендә яки янәшәдә урнашкан ишегалларында эчәләр, үзләреннән соң чүп-чар калдыралар, җирле халык өчен уңайсызлыклар тудыралар.
Шәхси эшмәкәргә карата тикшерү үткәрелә, хокук бозучы административ хокук бозу турында 14.16 ст.1 өлеше буенча беркетмә төзү өчен территориаль органга чакыртылды. («Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу»).