Яшь кешеләр товар һәм хезмәт күрсәтүне бик актив кулланучылар һәм, һичшиксез, алар үз хокукларын белергә һәм аларны яклый белергә тиеш.
2022 елның 2 мартында Арча муниципаль районы Түбән Мәтәскә авыл китапханәсендә, кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары белән кулланучылар белемнәрен күтәрү буенча чара үткәрде. Чарада китапханәче Алинә Вәлиева һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Закирова катнашты.
Әлеге чараның максаты: яшь буын арасында рациональ кулланучы күнекмәләрен формалаштыру, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын практикада куллана белүгә өйрәтү.
Чара барышында катнашучылар кайбер сорауларга җаваплар алдылар: кем ул кулланучы? Алар нинди хокукларга ия? «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон кайчан кабул ителде һәм аның төп маддәләре ни турында сөйли? Россиядә кулланучылар хәрәкәте кайчан барлыкка килде? Нәрсә ул Цифрлы Финанс хезмәтләре һ. б.
Чара ахырында уен викторинасы үткәрелде, сорауларга җавап биреп, укучылар үз фикерләрен әйттеләр, ялгышудан курыкмадылар, ситуацияләрдә актив катнаштылар. Һәр ситуацион мәсьәлә буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезендә аңлатмалар бирелде.
Шулай ук «Цифрлы чорда кулланучылар хокуклары» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Анда катнашучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау буенча кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин булган китаплар, брошюралар тәкъдим ителде.
Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәренә кызыклы чара һәм «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмчел программасы логотибы төшерелгән кызыксындыру бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр.