Хокукый белем дәрәҗәсен арттырабыз

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектларның, халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, «Ранур» ҖЧҖ сәүдә объектында, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Нурсиль» кибетендә сатучылар өчен укулар үткәрде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатып, укулар уздырылды. Чарада катнашучылар сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, оешма элмә такталары һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат, алкогольле продукцияне сату Кагыйдәләре турында консультацияләр бирде. Шулай ук сатучыларның игътибарын яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлтте. Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International