Гамәлдәге законнарны урап үтеп, сыра сату фактлары ачыкланды

2022 елның 4 марты, җомга

Мартның беренче көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Менделеевск шәһәренең 2 сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату фактларын ачыклады.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән гаризалар нигезендә гражданнар тарафыннан билгеләнгән хокук бозулар буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан контрольлек чаралары үткәрелде.

Шәхси эшмәкәрләр гамәлдәге законнарны карап, товар озату документларыннан һәм БДАМС системасында теркәлмичә генә сыра һәм сыра эчемлекләрен сатканнар. Барлыгы 100 литрдан артык алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Хокук бозучылар РФ КоАП 14.6 ст.2 өлеше һәм 14.19 ст. буенча беркетмәләр төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International