Биектау районы мәктәпләре укучылары өчен чаралар үткәрелде

2022 елның 4 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары белән чаралар үткәрде.

Чара «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының маддәләрен, кулланучылар культурасының үзенчәлекләрен яктыртуга юнәлдерелгәниде, чөнки һәр көн, сатып алганда яки хезмәт күрсәткәндә – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз.

Алынган белемнәр сыйфатсыз продукция (хезмәт күрсәтүләр) сатып алган очракта, үз хокукларын якларга, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нормаларын практикада кулланырга ярдәм итә, бу ахыр чиктә җәмгыятьтә кулланучылар культурасын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Танышу өчен укучыларга сатучыга (башкаручыга) претензияне ничек рәсмиләштерергә кирәклеге, кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле төп сроклар, көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату, банк хезмәтләре күрсәтү буенча белешмәлекләр, шулай ук кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклау механизмы турында белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International